Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай муниципаль хезмәткәрләре чаңгы ярышларында җиңү яулады

12 мартта Казанда муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үтте.

Анда республиканың барлык район-шәһәрләреннән вәкилләр катнашып, иң көчлеләр ачыкланды.

Әлеге ярышларда безнең район данын Айгөл Хәсәнова (ЗАГС бүлеге җитәкчесе), Резеда Шакирова (милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы әйдәр белгече), Данис Мусин (яшьләр идарәсе баш белгече), Имиль Такыйуллин (Микулино авыл җирлеге башлыгы) яклады.

Эштә генә түгел, спортта да сынатмаган райондашларыбыз быел да күпләрне артта калдырды. Шәхси беренчелектә 1,6 чакрым арага узышуда Резеда Шакирова беренче урынга лаек булды. Айгөл Хәсәнова өченче урынны яулады.

Кызлардан егетләр дә калышмады. Бердәм тырышлык белән безнең район командасы иң алдынгы вакытны күрсәтеп, пьедесталның беренче баскычына күтәрелде.

– Спортта бер генә җиңү дә җиңел бирелми. Тырышлык, хезмәт сөючәнлек, максатка ирешү теләге белән генә югары биеклеккә ирешергә мөмкин. Ә безнең команда составындагы һәр кешедә бу сыйфатлар бар, – ди район Советы аппараты җитәкчесе, Азнакайның чаңгы спорты федерациясе рәисе Айдар Хәлиуллин.

Команда чаңгыларның әзерлеген тикшереп торган Фәрит Фәрхетдиновка да рәхмәтле.

Яшьләр идарәсе баш белгече Данис Мусин – чаңгыда көн саен 10 чакрым ара үтә икән.

– Чаңгыда йөрү – сәламәтлек өчен бик файдалы, физик яктан бик арытса да, рухи яктан көч, энергия җыеп кайтам, – ди ул. Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы ел дәвамында бара. Анда катнашучылар чаңгы, мини-футбол, бадминтон, волейбол, йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат кебек спорт ярышларында көч сынашалар.

Азнакай данын яклап чыгыш ясаган команда вәкилләрен атналык дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин да тәбрикләп, яңа җиңүләр теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев