Азнакайлылар шахмат турнирында гаилә белән катнаша
Шахматчы гаиләләр «Буыннар бәйләнеше» ярышына кушылдылар
Бүген районыбызның спорт сөюче гаиләләре шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә оештырылган «Буыннар бәйләнеше» республика бәйгесенең муниципаль этабында көч сынаштылар.
«Спорт — тормыш нигезе» һәм «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тормышка ашырылучы «Өлкән буын» федераль проектлары кысаларында узган әлеге гаилә һәм спорт бәйрәмендә мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан 18 команда катнашты.
Команда составында әби яки бабай, әти яки әни кеше һәм бала чыгыш ясый ала.
Районыбызның иң тырыш, спорт сөюче гаиләләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләп, аларның барысына да уңышлар теләде.
Муниципаль турда җиңү яулаган шахмат сөюче гаиләләр Әлмәт шәһәрендә узачак зона этабында Азнакай данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев