Ел саен уздырылган традицион ярышларда йөзләгән азнакайлы катнашты

Актив, сәламәт тормыш рәвеше алып барган азнакайлыларны бүгенге суыклар да куркытмаган: шәһәрнең чаңгы базасы бүген үзенә янә йөзләгән спортчыны җыйды.

«Россия чаңгы юллары» ярышында катнашучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин сәламләде. Ул мондый чараларда катнашучыларның елдан-ел күбрәк катнашуын ассызыклап, узышларга үз коллективларын туплый алган җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.

Старт спортчыларның яшенә карап бирелде, балалар һәм өлкәннәр 1, 2, 3 һәм 5 чакрымга узышты.
-Бүген мәктәпләрдә дә массакүләм чаңгы ярышлары үтте, — ди район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов.

Бу көнне чаңгыда йөгерү буенча ГТО нормативларын да кабул иттеләр.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев