Азнакайлылар җиңел атлетика буенча республика ярышларыннан җиңеп кайтты
СПОРТ

Азнакайлылар җиңел атлетика буенча республика ярышларыннан җиңеп кайтты

Казанда җиңел атлетика буенча республика ярышлары булды.

Анда 2008-2009, 2010-2011 елгы яшүсмерләр көч сынашты. Ядрә этүдә Анастасия Гәрәевага тиңнәр булмады, ул – алтын медаль иясе.

Самат Халиков 60 һәм 300 метр арага йөгерүдә чемпион калды. Гөлзәрә Идрисова әлеге дистанцияләрдә өченче урыннарга лаек булды. Айназ Саниев 1 чакрым арага йөгерүдә өченче килде.

Спортчылар тренер Рөстәм Гыйльфанов кул астында шөгыльләнәләр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев