Азнакайда хатын-кызлар арасында волейбол буенча бәйрәм уены узды
СПОРТ

Азнакайда хатын-кызлар арасында волейбол буенча бәйрәм уены узды

Традицион ярышлар техникум базасында узды

Бүген районыбызның спорт сөюче хатын-кызлары чираттагы волейбол турнирына җыелды. 

Гүзәл затларны сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов аларның барысын да Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте.

«Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый, сезнең кебек, спортка да вакыт таба,  шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала. Бәхетнурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез», – диде ул.

Бәйрәм турниры исә «Нефтяночка» командасы җиңүе белән тәмамланды.

Район үзәк сырхауханәсе кызлары – икенче, район администрациясе командасы өченче булдылар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев