Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда следж-хоккей командасы барлыкка килде

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрдән торган Азнакай районы җыелма командасы менә инде берничә ел рәттән республикабызда алдынгылыкны бирми.

Аларның рухи яктан шулкадәр көчле булуы барыбызга да үрнәк  булырлык. Быелдан азнакайлылар өчен яңа мөмкинлекләр булдырылды: шәһәр Боз сараенда “Татнефть”нең хәйрия фонды һәм “Ак Барс” хоккей командалары  ярдәме белән следж-хоккей түгәрәге эшли башлады. Следж-хоккей – Азнакай өчен яңа спорт төре. Ул шул ук хоккей, әмма физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен. Монда спортчылар тимераякта түгел, махсус чанада хәрәкәт итә.

Бирегә йөрүче балаларның әти-әниләре командага “Алга-следж” дип исем дә биргәннәр.

– Бернигә карамый, балаларыбыз һәрчак барсын, – ди алар.

Бүген команда составында 9 бала бар. Аларның барысына да киемнәр, спорт инвентарьлары кайткан.

– Ел башыннан тренировкаларны башлап, атнага ике тапкыр шөгыльләнәчәкбез. Бу организмны ныгытыр өчен дә бик мөһим, – ди команда тренеры Ринат Сафиуллин.

Кичә Боз сараенда Әлмәтнең “Нефтяник-следж” хоккей командасы безнең уенчыларга мастер-класс күрсәтте.

Уен башланыр алдыннан спортчы егетләрне “Татнефть” генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы Марсель Шәйдуллин,  Татарстанда адаптив спортны үстерү үзәге президенты Ангелина Садриева тәбриклделәр.

– Физик мөмкинлекләре чикле балаларның тормышы гадәти түгел, әмма шуңа да карамастан хоккей белән шөгыльләнергә теләгәннәр икән, мин моны зур батырлык дип саныйм. Аларның әти-әниләренә дә нинди генә рәхмәт сүзләрен җиткерсәң дә, аз булыр. Мөмкинлекләр тудырылыр, шуңа шөгыльләнсеннәр генә, – диде Рөстәм Мөхәммәдиев.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәрчак теләктәшлек күрсәткәннәре өчен “Татнефть” җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бозга чыгучылар арасында Ислам Шәйдуллин да бар иде. Тимераяк-чанага бүген генә утырган димәссең, күзне ачып-йомганчы, бозны урап та килде.

– Моңа кадәр компьютердан карап, следж-хоккей белән танышканы бар иде. Гел шул чанага утырып, башкалар кебек уйнау турында хыяллана иде, инде менә Яңа ел алдыннан бу теләге дә тормышка ашты. Үзебез спорт ярышларында катнашырга тырышабыз, бочче буенча урыннар да алган булды, – ди аның әнисе Альбина Шәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев