Азнакайда район яшьләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды
Февраль азагында Тымытык авылында узачак авыл яшьләре спартакиадасына әзерләнүнең иң кызган мәле.
Елның төп ярышларына санаулы көннәр калган саен, авыллары өчен чыгыш ясаган спортчы егет-кызларның да күңеле ут яна.
— Үзеңә бирелгән ышанычны аклап, ничек тә сынатмаска кирәк! — диләр алар.
Авыл яшьләре бүген 2 нче мәктәпкә җыелды. Биредә өстәл теннисы буенча сайлап алу ярышлары үтте. Ир-егетләр арасында да, хатын-кызлар арасында да уеннар бик киеренке барды. Аларга көч биреп торырга авылдашлары да килгән иде. Җирлек башлыклары да тынгысызлана, алтынга тиң балларны югалтасы килми шул.
Нәтиҗәдә, матур уен күрсәтеп, хатын-кызлар арасында Чубар Абдул, Чалпы, Кәкре Елга, Вахитов авыл җирлекләре уенчылары финалга чыкты.
Вахитов, Әлкәй, Әсәй, Чалпы авыл җирлекләре өчен чыгыш ясаган егетләр дә финал ярышларында янә очрашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев