Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда иң көчле бадминтончыларны ачыкладылар

Районыбызда 23 февраль — Ватан сакчысы көне уңаеннан уңаеннан уздырылып килгән авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы быел Тымытык авылында оештырыла

Яшьләребез бу көнне үзләрен кул көрәше, гер күтәрү, таяк һәм аркан тарту, милли көрәш, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, волейбол, хоккей, чаңгыда узышуда сынап, иң көчлеләр ачыкланачак. Кайбер спорт төрләре буенча сайлап алу ярышлары инде үтте, финалга чыгучылар билгеле.

Кичә «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында иң җитез бадминтончыларны билгеләделәр. Ярышларда һәр авыл җирлегеннән бер егет һәм кыз катнашты. Нәтиҗәдә, Кәкре Елга авыл җирлеге командасы быел да беренчелекне ычкындырмады. Илбәк егет-кызлары икенче, әгерҗелеләр өченче урынны алдылар. Актүбә бистәсе командасы дүртенче урынны яулады.

Авылда яшәүче спорт сөючеләр 10 февральдә янә очрашачак. Бу көнне чаңгыда йөгерү буенча эстафета ярышларының сайлап алу этабы уздырыла.

<iframe src="https://vk.com/video_ext.php?oid=-90985170&id=456240755&hash=8ff038fc5a794fd5" width="640" height="360" frameborder="0" allowfullscreen="1" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture"></iframe>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев