Азнакайда ГТО нормативларын тапшыруга багышланган спорт фестивале узды
Азнакайның «Чатыр-тау арена» спорт комплексында район һәм шәһәр оешма- предприятиеләре хезмәткәрләре көч сынашты.
Мондый чара районда инде 2015нче елдан бирле үткәрелә. Бу дәвер эчендә азнакайлылар һәрчак алдынгылар рәтендә бара.
Спорт фестивален район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, барлык катнашучыларга рәхмәтен җиткерде, сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен җирлегебездә тудырылган мөмкинлекләрне билгеләп үтте.
«Бүген районда 70% халык спорт белән шөгыльләнә. Балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә төрле спорт ярышларында бик актив катнашалар. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл». — диде район башлыгы.
ГТО фестивалендә 18 яшьтән 64 яшькәча кадәр булган кеше катнаша алды. Һәр команда составында 10 кеше, һәрбер яшь өчен үз нормативы каралган. Гер күтәрү, иелү, гәүдәне күтәрү, ату буенча нәтиҗәләр теркәлеп, урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1нче урында — Азнакай җылылык челтәре командасы; 2нче урында — район хакимияте; 3нче урын мәгариф идарәсенә бирелде; мәдәният идарәсе командасы 4нче урында.
Спорт фестивилендә 23 команда составында барысы 230 кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев