Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда ГТО фестиваленең зона ярышлары үтте

Азнакайның «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексына Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Ютазы һәм Азнакай районнарының ГТО алдынгылары җыелды. Безнең җирлектә җәйге ГТО фестиваленең зона этабы үтте.


Чараны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, спортчыларга изге теләкләрен җиткерде.
-Бүген монда иң көчле спортчылар җыелган. Җиңүләрегез киләчәктә дә күп булып, сезгә республика данын еракларга танытырга язсын, - диде район башлыгы.
Спортчылар үз яшь төркемнәре буенча гер күтәрү, җирдән этелү, озынлыкка сикерү, ату, җиңел атлетика, турникта күтәрелү, ядрә ыргыту кебек спорт төрләреннән нормативлар тапшырдылар.
Азнакай данын ярышларда 8 спортчы яклады.
- Мин җиңел атлетика белән шөгыльләнәм, бүген җиде төр буенча чыгыш ясаячакмын. ГТО фестивалендә беренче генә катнашмыйм, урыннар да алган бар. Бу юлы да бернинди дулкынлану да юк, - ди Азнакайдан 11 яшьлек Екатерина Паскаль.

ГТО фестиваленең зона этабында Азнакай районы командасы беренче урынны яулады. Бөгелмә районы спортчылары икенче булдылар. Баулы командасы - өченчедә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев