Узып баручы ел районыбыз футболчылары өчен дә уңышларга, җиңүләргә бай булды.
5-7 декабрьдә Мамадыш шәһәрендә 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннарында Азнакайның “Лидер” командасы икенче урынны яулаган иде.
Ир-атлар арасында барган республика беренчелегендә район җыелма командасы шулай ук икенче урынга лаек булды.
Әлмәттә республиканың көньяк-көнчыгыш шәһәрләре командалары арасында мини-футбол буенча “Пас в будущее” дип аталган турнирда 2016 елгы футболчылар командасы өченче урынга лаек булды.
Спортчылар тренер Радик Гатауллин да шөгыльләнәләр.
“Чатыр-тау Арена” спорткомплексында сезонга йомгак ясау чарасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Ул футболчыларны уңышлары белән тәбрикләп, яңадан-яңа җиңүләр теләде.
Нет комментариев