Әлмәт шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышларының йомгаклау уеннары үтте
Соңгы елларда әлеге юнәлештә беренчелекне берәүгә дә бирмәгән егет-кызларыбыз быел да сынатмады. Үзләренең осталыкларын күрсәтеп, район командасы алтын медальләр яулады.
Азнакай районы данын әлеге ярышларда физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов, район башлыгы ярдәмчесе Рамил Гатиятуллин һәм яшьләр эшләре һәм туризм идарәсе баш белгече Замира Галаганова якладылар.
фотогалерея
.jpeg)
Нет комментариев