Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай районы теннисчылары – республика күләмендә беренче

Бүген Мамадыш шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышларының финал уеннары төгәлләнде.

Азнакай командасы быел да Казан, Әлмәт, Зәй шәһәрләрен артта калдырып, беренче урынга лаек булды. – Район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов, район Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге баш белгече Данил Шәвәлиев, җир һәм милек палатасы баш белгече Ирина Лаврова составындагы команда уенчылары бу юлы да бик яхшы уен күрсәттеләр. Ел дәвамында алып барылган шөгыльләнүнең нәтиҗәсе бу, – ди команда капитаны, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов.

Алга таба безнең район вәкилләре волейбол, йөзү, бадминтон, шахмат, җиңел атлетика, мини-футбол һ.б. ярышларда катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев