Азнакай мәктәпләре спортта көч сынашты
Бүген шәһәребезнең “Юбилейный” стадионында мәктәп укучылары арасында спорт уеннары фестивиале узды.
Район һәм шәһәр мәктәпләреннән 350 дән артык укучы спортның 8 төре буенча көч сынашты.
Фестивальне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты.
“Мондый фестивальне икенче ел уздырабыз һәм ул традициягә әверелер дип уйлыйбыз. Спорт буенча иң яхшы мәктәпне билгелибез. Укучылар үзләренең мәктәпләре өчен көрәшәләр. Балаларыбыз спортны яраталар. Алар арасында инде Азнакай данын еракларга таныткан чемпионнарыбыз да, командаларыбыз да бар. Спорт буенча район алтынчы ел республикада беренче урында, – дип билгеләп узды ул һәм укучыларга ярышларда уңышлар теләде.
Футбол, җиңел атлетика, кул көрәше, шахмат, бадмитон, өстәл тенисы кебек уеннар белән бергә укучылар ГТО нормативларын да тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев