Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакай боксчылары батыр якташыбыз Руслан Сөләймановны искә алдылар

Бүген “Юбилейный” спорт мәктәбендә Чечен Республикасында батырларча һәлак булган якташыбыз Сөләйманов Руслан Рөстәм улы истәлегенә бокс турниры уздырылды.

Анда төрле яшьтәге 52 азнакайлы катнашып, үзләренең көчләрен сынадылар.

Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты, үзенең чыгышында ул  мондый ярышларның балаларга патриотик тәрбия бирүдә әһәмиятен билгеләп, барысына да уңышлар теләде.

Ярышларны оештыруны башлап йөрүче дә, аның төп иганәчесе дә – Фәридә Сөләйманова.

Аның үзенең улы да озак еллар бокс белән шөгыльләнә, Әмирханның республика күләмендә яулаган җиңүләре дә бихисап.

«Безнең балаларыбыз да үзләренең туганнарын онытмаска, аларның батырлыклары турында белеп үсәргә тиеш. Бүгенге турнир да беренче чиратта шуны күздә тотып үткәрелә», – ди Фәридә ханым.

Ул Россия, республика күләмендәге ярышларда җиңү яулаган, призлы урыннар алган яшь боксчыларга акчалата бүләкләр дә әзерләгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев