Реклама
Актүбә бистәсендә чаңгы ярышлары үтте.
“Иң көчлеләр ярышы”нда мәктәп укучылары белән бер рәттән оешма-предприятие хезмәткәрләре дә чаңгыга басты.
Кызлар арасында беренчелекне Зарина Мөхәммәтҗанова (Актүбәнең 1 нче мәктәбе) белән Илүзә Госманова (3 нче мәктәп) яуладылар. Рәилә Госманова (3 нче мәктәп), Алсу Нәбиуллина (2 нче мәктәп) – икенчедә, Алия Хәкимова (3 нче мәктәп), Камилла Әхмәтшина (1 нче мәктәп) өченчедә.
Ир-егетләр арасында Камил Сабирҗанов (3 нче мәктәп), Никита Лесников (2 нче мәктәп) җиңүче булдылар. Икенчедә – Дамир Шумилов (1 нче мәктәп) һәм Шамил Курбиев (2 нче мәктәп). Раил Исламов бронза медаль яулады.
Ир-атлар арасында “Азнакайнефть” идарәсеннән Азат Йосыповка тиңнәр булмады. Хатын-кызлар арасында беренчелекне “Азнакайнефть” идарәсеннән Рәзилә Шәрипова яулады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз