Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Актүбә бистәсендә шашка һәм шахмат ярышлары үтте

Ярышлар районның 90 еллыгы уңаеннан уздырылды.

Турнирны ачу тантанасында  Актүбә бистәсе җитәкчесе Александр Севостьянов та катнашты. Ул спортчыларга һәм ярышларын оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

2013 елда элекке  бистә җитәкчесе, бүген район башлыгы урынбасары Роза Галеева һәр спорт төрен аерым депутатларга беркеткән иде.  Әлеге традиция бүген дә дәвам итә. Бистәдә шашка һәм шахмат өчен депутат Илтөзәр Газизов җаваплы.

Ел саен мондый ярышларда күбрәк кеше катнаша. Быел анда территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисләре һәм активы чыгыш ясады.

– Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды, – ди бистәнең 2 ТОС рәисе Бирлиант Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев