Газетаның даими укучысы Марат Сабиров безгә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.
Әлеге сорауга автомобиль юллары идарәсенең баш инженеры Илһам Шакиров җавап бирде:
– Юлларга реагентлар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүе һәм метеорология хезмәте мәгълүматлары нигезендә сибелә. Көн саен иртәнге 4 сәгатьтә чыгып, юлларның торышын тикшерәбез. Соңгы көннәрдә һава температурасы уйнау нәтиҗәсендә бозлавык хасил була. Безнең бурыч – транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү. Предприятие асфальт юлларга 20 процентлы тозлы-комлы катнашма һәм 22 процентлы тозлы су сибә. Әлегә бозлавыкка каршы башка чара уйлап табылмаган.
Шулай ук юлларны кардан чистартуда 5 грейдер, төнге дежурда – 3, көндез 6 берәмлек махсус көйләнгән «КамАЗ» машиналары эшли. Көчле бураннар вакытына авыр техника да әзерлектә тора.
фото: https://pixabay.com/
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев