Азнакаево
  • Рус Тат
  • Тешем сызлый, кая барыйм?

    Минем Азнакай пропискасы юк. Тешем сызлап җәфаланам. Шәхси стоматология учреждениеләре эшлиме? Тешемне кайда дәвалый алам, ярдәм итмәссезме? Г.Камаева.

    Укучыбызның социаль челтәрдәге сайтыбыздагы соравына район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов түбәндәге җавапны бирде:

    –Стоматология бүлегенә көндезге эш сәгатьләрендә, үзәк сырхауханәнең кабул итү бүлегенә (приемный покой) аннан соңгы вакытта мөрәҗәгать итәргә була. Сезгә экстрен ярдәм күрсәтәчәкләр. Ә инде барлык планлы кабул итүләр вакытлыча туктатып торыла.

    Фото: https://pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: