Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СОРАУ-ҖАВАП

Салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә

1 декабрьдә салым түләү вакыты чыга.

Ә безгә салым инспекциясеннән хатлар килмәде әле. Үзебездә салым инспекциясе дә юк. Кая мөрәҗәгать итәргә икән?

Ләйсән

Әлеге сорауга ТР буенча 16 нчы территориаль салым инспекциясеннән түбәндәге җавапны алдык:

– 2022 елның 1 декабренә кадәр узган ел өчен физик затларга милек, җир һәм транспорт салымнарын түләргә кирәк.

Салым инспекциясеннән хатлар сентябрь башыннан октябрь азагына кадәр почта аша җибәрелә. Салым түләүчеләр аны компьютер яки телефон аша “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасы яки Россия Федераль салым хезмәте сайтында салым түләүченең шәхси кабинетына кереп тә күрә һәм түли алалар.

Шәхси кабинетта “Милек” бүлегендә үзеңнең салым салына торган объектларыңны тикшерергә һәм мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәгәндә сервис аша салым органына хәбәр итәргә була.

Шәхси кабинет мөмкинлекләреннән файдалану өчен салым органыннан логин һәм пароль булган теркәлү картасын алырга кирәк. Шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы (gosuslugi.ru) аша да Россия Федераль салым хезмәте сайтында салым түләүченең шәхси кабинетына керергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев