Газета укучылардан кергән әлеге сорауга Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис Хәкимов җавап бирә.
– Рамазан аенда изге гамәлләрне мөмкин кадәр арттырырга кирәк. Бу айда никах, коръән укыту, ифтар кылдыру, исем кушу, туганнар белән якынаю, бер-береңнән гафу үтенү... боларның бөтенесе дә иң яхшы гамәлләрдән хисапланыла. Көндез ашау-эчү тыелган, әлеге фикер шуннан чыккандыр. Ураза аенда авыз ачканчы ниндидер зур мәҗлес уздыралар икән, бу инде зур гөнаһ була.
Нет комментариев