Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СОРАУ-ҖАВАП

Пай җирләреннән тиешенчә файдаланмаган очракта хуҗаларына нинди дә булса җаваплылык каралганмы?

Рөстәм Мусин соравына авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе инспекторы җавап бирә.

 Газета укучыбызның соравына Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе инспекторы Татьяна Кашапова җавап бирә.

– РФ Административ кодексы нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән максатчан файдаланмаган өчен административ җаваплылык күздә тотыла.

Административ штраф күләме җир кишәрлегенең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә.

Әйтик, 2008 елда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә хокук бозган өчен административ штрафның уртача күләме 2705 сум, 2009 елда – 2759 сум, 2010 елда 2665 сум тәшкил итте. Бу бер гектар җир өчен.

Хәзер исә ул, алдан әйткәнчә, җирнең кадастр бәясенә бәйле. Гражданнар өчен ул җир кишәрлегенең кадастр бәясенең 0,3 процентыннан алып 0,5 процентка кадәр, ләкин 3000 сумнан да ким булмаган күләмдә тәшкил итә. Вазифаи затларга ул кадастр бәясенең 0,5-1,5 проценты, юридик затлар өчен 2-10 процентка кадәр җитә.

Авыл хуҗалыгы җирләрен максатсыз файдалануга бәйле административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау вәкаләте Россельхознадзорга йөкләнде.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев