Укучыбызның соравын үзәк сырхауханәнең баш табибы Илдар Шиһаповка юлладык.
Мине шул сорау борчый: Азнакайда коронавируска тест үтеп буламы?
Миля Гайсина
Укучыбызның соравын үзәк сырхауханәнең баш табибы Илдар Шиһаповка юлладык. Ул түбәндәге җавапны бирде:
–Юк, бездә андый анализ алынмый. Пациентларның үзләренең теләге белән тестны Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә үтәргә була. Бу очракта ул түләүле. Ә инде безнең табиблар күзәтүе астындагыларның авыру билгеләре буенча алынган COVID19 вируслы инфекциягә биоматериаллары Казан шәһәрендәге “Эпидемиология һәм гигиена үзәге” ФБУЗ га һәм Яр Чаллыдагы йогышлы авырулар сырхауханәсенә җибәрелә.
Фото: https://pixabay.com
Нет комментариев