Азнакаево
  • Рус Тат
  • Корбан итен ничек дөрес итеп бүләргә?

    Әлеге сорауны без Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллинга юллап, аннан түбәндәге җавапны алдык.

    – Аллаһының илчесе галәйһиссәләм «Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз» дигән. Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала: итне үзе гаиләсе белән ашый; башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин; итне гаиләсе өчен калдыра. Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: