Һәр сабыйга дәүләт ярдәме бар
Мин беренче тапкыр йөкле. Яшь әниләргә хөкүмәттән нинди ярдәм каралган? Яратып укыган газетабызда шул хакта аңлатып язмассызмы икән? Миләүшә Галимова
Укучыбызның соравына җавапны социаль фондның райондагы клиентлар белән эшләү хезмәтеннән алдык.
– Ярдәм күләме хатын-кызның хезмәт хакы күләменә, бала табуның катлаулылыгына һәм кайбер башка факторларга бәйле. Тулы эш көненә эшкә урнаштырылган эшләүче әниләр өчен отпускның стандарт дәвамлылыгы - 140 көн булган очракта, пособие 74 757 сум күләмендә билгеләнә. Максималь түләү күләме 530 976 сум тәшкил итә. Максималь суммада пособие йөклелек буенча озак вакытлы (194 көнгә кадәр) ял бирелгән очракта яисә бала табу катлаулы дип бәяләнгәндә, мәсәлән, берьюлы ике яки өч бала туганда билгеләнә. Сумма ял чорында бер тапкыр гына түләнә.
Исегезгә төшерәбез, пособие йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган, шулай ук 3 ай тулмаган баланы уллыкка алган эшләүче хатын-кызларга билгеләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иминият пособиесе баланы уллыкка алган очракта да бирелә. Мондый ялның максималь дәвамлылыгы - уллыкка алынган бала туган көннән соң 70 көн, ике бала уллыкка алынган очракта бала туганнан соң 110 көн. Түләү баланы уллыкка алган вакыттан исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев