Балаларга да СМС-рөхсәт алу кирәкме?
СОРАУ-ҖАВАП

Балаларга да СМС-рөхсәт алу кирәкме?

Балалар белән дачадан өйгә кайтырга кирәк. Аларга урамга чыгу өчен рөхсәтне ничек алырга икән?

Әлеге сорауны без полиция начальнигы урынбасары Сирин Раймановка юллап, аннан түбәндәге җавапны алдык.

– Үзегез СМС-рөхсәт алу системасында теркәлгән очракта, балигъ булмаган балаларга ул кирәкми.

Әмма шуны истә тотыгыз, балалар өлкәннәр озатуыннан башка гына урамга чыга алмый.


Нет комментариев