Азнакайның кече авылларына сәүдә хезмәте күрсәтелә
СОРАУ-ҖАВАП

Азнакайның кече авылларына сәүдә хезмәте күрсәтелә

Юллар ябылу сәбәпле, кибете булмаган кече авылларда яшәүче өлкәннәр өчен азык-төлек сатып алу мәсьәләсе туды. Аларга ничек хезмәт күрсәтеләчәк?

Әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев җавап бирде:

– Азнакай районындагы кече авылларга райпо автолавкалары хезмәт күрсәтәчәк. Авылларга чыгу графигы төзелде.

Автолавкаларның авылларга чыгу тәртибе

Текмәле, Загорье, Заречье, Константиновка, Әгер, Түбән Стәрле –дүшәмбе;

Түбән Сукаеш, Банки Сукаеш, Курай Елга, Ирекле, Илбәк, Митрофановка, Яхшыбай, Якты Юл – сишәмбе;

Октябрь Бүләк, Карамлы Елга, Камышлы Күл, Мачаклыбаш. Дмитриевка – чәршәмбе;

Альферовка, Тетвель, Баланлы, Александровка, Благодатный. Йолдыз, Түбән Соколка, Кызыл Сукачы – пәнҗешәмбе;

Каменка, Якты Юл, Яхшыбай, Тархан, Тырыш – җомга;

Сөендек, Якты Күл, Мөслим, Кәтем, 1 Май – шимбә.

Автолавкалар һәр авылга иртәнге  8.00 сәгатьтә чыга.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев