Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СОРАУ-ҖАВАП

Ана капиталы сертификатын алыштырырга кирәкме?

2018 елда икенче балабыз туды. Ана капиталына хокук бирүче сертификатка элекке сумма язылган. Быелдан аның күләме арткач, безгә аны алыштыру таләп ителәме?

Әлеге сорауга район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова җавап бирде.

– 2020 елдан ана капиталы арту сәбәпле, элекке сумма күрсәтелгән сетификатларны яңасына алыштырырга кирәкми.

Исегезгә төшерәбез, Ана капиталы программасына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, ел башыннан һәр гаилә беренче бала туган өчен 466 мең сум акча ала, ә быел икенче бала туган очракта — 616 мең сум. Әгәр быел һәм аннан соңгы елларда беренче һәм икенче балалар туса, гаилә ана капиталын тулы күләмдә (466 мең) беренче балага, ә икенче бала туганда 150 мең сум күләмендәге өстәмә белән ала.

15 апрельдән Ана капиталын алу өчен Пенсия фондына гариза язу кирәк булмаячак.  Ул автомат рәвештә рәсмиләштерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев