Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Бүген Азнакайга нинди артист килә?

​​​​​​​Кечкенәдән ятимлектә үскәнгә, ул күбрәк моңлы, сагышлы, онытылып барган җырларны халык күңеленә җиткерергә тырыша.

Нәфгат Нигъмәтуллин 1962 елда Башкортстанның Янаул районы Уракай авылында туа. Биш яшеннән ана назын тоюдан мәхрүм булып, интернатта тәрбияләнеп үсә. Армиядән соң язмыш җилләре аны Казанга китерә. Башта элемтә техникумын, аннан Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында эшли. 1987 елда музыкаль белем алу максаты белән училищега керә. Бер үк вакытта «Ялкын», «Якты елга» ансамбльләренә йөри.

Хәзер инде Нәфкать Нигъмәтуллин танылган җырчыларның берсе, үз музыкантлары белән чыгышлар ясый. Кечкенәдән ятимлектә үскәнгә, ул күбрәк моңлы, сагышлы, онытылып барган җырларны халык күңеленә җиткерергә тырыша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев