Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Кооператив торак алу гадиләштерелә

Икенче балага бирелгән ана капиталын кооператив фатир алуга тотмакчы идек. Әмма бу бик катлаулы дип ишеттек. Белгечләр аңлатып бирсен иде. Алсу Гыйльфанова.

Газета укучыбызның соравын ана капиталы белән эшләүче Пенсия фонды белгечләренә юллап, түбәндәге җавапны алдык.

– Хәзер ана капиталын кооператив фатир сатып алуга кулланырга теләүче гражданнарга Пенсия фондына кооперативның йорт төзелә торган яки төзеләчәк җир кишәрлегенә хокуклары турында белешмә бирергә кирәкми. Әлеге үзгәрешләр кооператив әгъзасының взносны түләү гаранты булып торак төзелеше буенча төбәк коммерциячел булмаган оешма торган очракларга кагылачак. Татарстан Республикасында бу гарант – Дәүләт торак фонды.

Элеккеге кагыйдәләр буенча, мондый торак сатып алуга ана капиталын файдалану, чыннан да, катлаулы иде, чөнки төбәк программалары кысаларында социаль төзелеш өчен җир кишәрлекләре төбәктән төзүче коммерциячел булмаган торак оешмаларына түләүсез файдалануга тапшырыла иде.

Жиргә хокуклары булмаган кооперативлар гражданнарның акчаларын туплап кына тору сәбәпле, Пенсия фондының хәтта социаль ипотека программасы буенча да ана капиталы акчаларын кооперативларның тәкъдим ителгән счетларына күчерергә хокукы юк иде. Хәзер бу кыенлыкларны хөкүмәт җайга салды, бу ана капиталын алучыларның хокукларын якларга һәм кооперативлар аша торак сатып алуны гадиләштерергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев