“Гөлстан”чылар иҗаты
Фирая Исламова “Гөлстан”чылар арасында иң актив иҗат итүчеләрнең берсе.
Ул кешеләр язмышы, кече дусларыбыз – җәнлекләр турындагы язмалары белән газета укучыларыбызга яхшы таныш. Бүген Ф.Исламованың “Үч” дип аталган өр-яңа язмасын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
Үч
Мәктәпне тәмамлагач, бер ел колхозда сыер саварга калды Алия. Ул елларда мәктәпне тәмамлаучы һәр укучы бала телиме-теләмиме, колхозда калып, бер ел эшләргә тиеш иде. Классны 6 укучы тәмамлады ул елны – 3 кыз сыер савучы булып, ә егетләрдән Камил әтисенә комбайнда ярдәмче булып калды. Фаил тракторга утырды, ә Азат ат җигеп ферма малларына силос, печән, он, башакка кайнар суын ташыды.
Арада иң эшчәне, шаяны, иң матуры Алия булды. Лилия исемле кыз, һәрчак тыйнак, аз сүзле, тыныч кына эшләп тик йөрде. Өченче кызлары Сания гына бөтен кешенең эшеннән гаеп тапты, юк-барга да көнләшеп, кызларның теңкәсенә тиде. “Синең сөтең нигә күп, син без күрмәгәндә су өстисең бугай”, – дип Алиянең күзен дә ачырмады. Тик Алия сабыр булырга тырышты, талашып йөрмәде, рәхәтләнеп кычкырып көлде дә, эшләвен дәвам итте. Сания ачуыннан үзен кая куярга белмәде, Алиядән ничек булса да үч алу теләге белән янды. Кичтән сауган сөтләрен флягаларга тутырып, эшләрен тәмамлап, өйләренә таралышты савымчылар. Нәфрәте көчле булган Сания, кеше юклыктан файдаланып, 2 чиләген алып, Алиянең флягалары янына килде. Һәр флягадан әз-әзләп сөтләрен агызып алды да, үзенекенә бушатты, ә бушаган урынга су алып килеп салды. Бу шулай әллә ничә тапкыр кабатланды.
Һәр көнне иртә белән лаборантка Флюра апалары һәр флягадагы сөтнең майлылыгын үлчәп, язып бара иде. Алиянең сөтләрен тикшергәннән соң, сөтенең сыеклыгына аптырап калды, ләкин дәшмәде. Бу хәл тагын-тагын кабатлангач, түзмәде, Алияне үзенә чакырып китерде. Берни аңламаган кыз аптырап калды, көлеп кенә торган Алиягә оят булып китте, аның күзләренә яшь тыгылды. Бу турыда бригадир да белергә тиеш, дип Флюра бу хәлләрне Расихка сөйләп бирде.
Нидер сизенгән бригадир егет, кичке савымнан соң күзәтергә булды. Берәм-берәм эшләрен бетереп, савымчылар өйләренә таралыштылар. Тик арада никтер Сания гына күренмәде.
Сабыр гына көткән бригадир егет, сиздермичә генә ферманың эчке ягына узды. Сөтләрне урнаштыра торган суыткыч бүлмәсендә ут яна. Анда Сания ялгызы гына иде. Ике чиләген күтәреп ул флягалар янына килде. Ә анда һәр флягага савымчының исеме язылган иде. 1-2 фляганың капкачын ачып, тиз-тиз генә 3-4 чиләк сөтне бик ерак булмаган үз флягаларына бушатты. Бушаган чиләкләренә краннан салкын су агызып алды да, теге сөт алган флягаларга илтеп тондырды. Менә шул вакытта Расих яшеренгән җиреннән килеп чыкты да:
«Сания, нишләвең бу, нигә сөтләрне бушатып, өстенә су саласың. Бу бит синең фляга түгел, “Алия” дип язылган, ә сөтләрне бушаткан флягада синең исем».
Ачуы кабарган Сания, бөтен ферманы яңгыратып, Расихка кычкыра башлады:
«Нәрсә минем артымнан тикшереп йөрисең, Алияне үземә караттым да, ул алдынгы савымчы булырга тиеш, дип уйлыйсыңмы?»
Аның тавышына каравылчы агай да керде. Ничә көннәр эндәшми түзеп йөргән Гали абзый түзмәде, сүзгә кушылды:
«Тукта әле, сеңлем, мин дә бит ничә көннәр сине күзәтәм. Бөтен савымчылар да таралыша, ә син үзең генә каласың, шикләнгән идем аны, дөрес булып чыкты бит бу», – дип сүзен дәвам итте
Сания яшьле күзләрен сөртеп, әкрен генә:
«Эх Расих, мин бит сиңа гашыйк булып, сине яратып йөрдем. Алия белән чуалышканыңны белгәч, җанымны кая куярга белмәдем, Алиядән үч аласым килде. Мин башкача фермада кала алмыйм, мине гафу итегез. Ә Алия белән бәхетле булыгыз, дип яшьле күзләрен сөртә-сөртә чыгып йөгерде».
Ә икенче көнне Сания эшкә килмәде. Каядыр апалары янына, Себер якларына киткән дигән сүзләр генә ишетелде.
Фирая Исламова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев