Бу видео иң күп карау җыйган
Азнакай районы ВК социаль төркемендә аны кыска гына вакыт эчендә 13 меңнән артык язылучы караган, ә барлыгы 21 меңнән артык, ягъни һәр язылучы икешәр кат караган дигән сүз.
Бигрәк тә елгалардан боз китү күренеше үзенең сихрилеге белән бу видеоны кабат – кабат карарга этәрә кебек. Безнең якларда яз айларында табигать күренешләре бик үзенчәлекле һәм бу кабатланмас мизгелләр бик тиз аралыкта узып та китә. Елгадан боз китүен бик күпләр күрергә теләсәләр дә, аны үз гомерендә бер тапкыр да күрү бәхетенә ирешмәгәннәр шактый. Чыннан да социаль челтәрләрдә үткәрелгән сорашулар моны тулысынча раслый.
Ә бу күренешне табигать сөюче, Урманай авылында яшәп иҗат итүче актив хәбәрчебез, шагыйрәбез Роза Галиәхмәтова бөтен тулылыгы белән төшерүгә ирешкән. Ул үзенең телефонына 2025 елның 15 мартында, ягъни изге Рамазан аеның унбишенче көнендә, Азнакай районы, Урманай авылына терәлеп агучы Стәрле елгасыннан боз киткән вакытны төшереп, башкаларга да бу могҗизалы күренешне күрергә мөмкинлек тудырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев