Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ

Мошенниклар кушуы буенча азнакайлы 1 миллион 600 мең сум кредит алган

Узган атнада ике азнакайлы мошенниклар кулыннан каза күргән.

Район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 38 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, билгесез затларның 300 мең сум акчасын урлаулары турында гариза яза. Тикшерү барышында ачыкланганча, аның мошенниклар күрсәтмәсе буенча 1 миллион 608 мең сум кредит рәсмиләштерүе ачыклана. Аның ватсабына шалтыратучы үзен ФСБ хезмәткәре, аннан РФ Үзәк Банкы вәкиле иттереп таныштыра. Каза күрүче ышансын өчен әлеге ведомство кешесе булуын раслаучы фотоларга кадәр җибәрә! Сүз арты сүз китеп, мошенник азнакайлы исеменә кемнеңдер 1 миллион 608 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштерүен әйтә. Мошенниклык гамәлләрен кисәтү өчен аңа әлеге сумма күләмендә кредит алырга кушыла. Соңыннан ул кредит акчасының 300 мең сумын банкоматтан ала. “Банк” хезмәткәре кушуы буенча телефонына мобиль кушымта урнаштыра, аңа телефон аша сөйләшкән кешенең телефон номерын “беркетә”. Ә 300 мең сум акчаны банкомат аша мошенниклар счетына күчерә. Калган акчаны ул телефондагы кушымта аша мошенникларга күчерергә тиеш була. Бәхеткә, күчерә алмый, кушымта ниндидер хата бирә. Ә бит кире очракта, 1 миллион 600 мең сум кредит белән торып каласы булган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев