Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ

Азнакайда утлы корал саклаучы хөкем ителгән

Азнакай шәһәр прокуратурасы Р.га карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Ул законсыз рәвештә утлы корал һәм ату кирәк-яраклары сатып алу һәм саклауда гаепләнә.

Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ул, моңа рөхсәте булмый торып, утлы корал һәм ату кирәк-яраклары сатып ала һәм аларны, полиция вәкилләре тартып алганчыга кадәр, гаражында саклый.

Тикшерү барышында аның шунда ук законсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр саклавы да ачыклана.

Суд утырышында ул үзенең гаебен тулысы белән таный. Суд карары нигезендә ул ике елга сынау шарты белән, 1 ел да 2 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Ул шулай ук дәүләт хисабына 10 мең сум күләмендә штраф та түләргә тиеш.

Карар әлегә үз көченә кермәгән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев