Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ

Азнакайда хатынына үтерү белән янаган 32 яшьлек ирне хөкем иттеләр

Суд карары нигезендә ир кеше 8 ай гомерен каты режимдагы төрмәдә уздырачак.

Азнакай шәһәр прокуратурасы 32 яшьлек иргә карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Ул кешене үтерү белән куркытуда, кыйнауда гаепләнә.

Тикшерү барышында аның исерек килеш хатынының бугазына пычак терәп, үтерү белән янавы ачыклана. Хатын-кыз, гомере өчен куркып, хокук саклау органнарына гариза язган.

Моннан кала, ир кеше элек тә бу гамәлләре өчен административ җаваплылыкка тартылган була торып та, тагын хатынына суга.

Хөкем ителүче гаебен тулысы белән таный.

Суд карары нигезендә ул алдагы гомеренең 8 аен каты режимдагы төрмәдә уздырачак.

Карар әлегә үз көченә кермәгән.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев