Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ

Азнакайда хатыны ирен пычак белән яралаган

Карар чыгару өчен гаепләү эше шәһәр судына җибәрелгән.

Азнакай шәһәр прокуратурасы иренең сәламәтлегенә авыр зыян салган хатын-кызга карата гаепләү актын раслады.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 4 декабрь көнне бергә спиртлы эчемлекләр кулланган ир белән хатын арасында низаг чыга. Р. аш бүлмәсендәге пычакны эләктерә дә, бергә яшәгән иренең эченә кадый. Нәтиҗәдә ирнең сәламәтлегенә авыр зыян салына, аның күп кенә әгъзалары яралана.

Р. үзенең гаебен тулысынча таный.

Җинаять эше, тиешле карар чыгару өчен, шәһәр судына җибәрелгән.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев