Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ

Азнакайда алимент буенча 784 мең сум бурычы булган 40 яшьлек ирне хөкем иттеләр

Азнакай шәһәр прокуратурасы 40 яшьлек иргә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Ул суд карары була торып да, алимент түләмәүдә гаепләнә.

Ата кеше балигъ булмаган улына 2006 елдан алимент түләргә тиеш була. Әмма ул, моңа кадәр алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган килеш тә, 2019 елның ноябреннән 2020 елның июненә кадәр алимент түләми. Баласына матди яктан берничек тә ярдәм итми, өстәвенә, беркайда да эшләми.

Аның бурычы 784 сумга кадәр җитә.

Хөкем ителүче гаебен тулысынча таный.

Суд карары нигезендә ул 6 айга төзәтү эшләренә тартылган. Аңа хезмәт хакының 10 процентын дәүләт хисабына түләп барырга да туры киләчәк.

Карар әлегә үз көченә кермәгән.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев