Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ

Азнакайлы мошенникларга 1 миллион 400 мең сум акча күчергән

Күпме аңлату эшләре алып барылса да, бүген Азнакайда мошенниклар кармагына эләгүчеләр саны һич кенә дә кимеми. Атна саен 4-5 азнакайлы аларга миллионлаган акчаларын күчерә, җитмәсә, күпмесе, кырыгалдарларга ышанып, алар күрсәтмәләре буенча кредит ала.

Узган атнада Азнакайда яшәүче ханымны 1 миллион 424 мең сумга алдыйлар. Тикшерү барышында аның узган елның сентябреннән бер ир-егет белән аралаша башлавы ачыклана. Социаль челтәрләр аша язышканда ул үзенең төрмәдә утыруын, биржада акча эшләвен әйтә. Акчаларны кире кайтару өчен банк картасы кирәк булуы турында сөйләгәч, каза күрүче чын күңеленнән ышана һәм танышына ярдәм итәргә була. Сораган мәгълүматларны җибәргәч, аның белән биржа платформасы «белгече» элемтәгә чыга. Ул кушканнарны үти торгач, азнакайлы үзенең акчаларыннан колак кагуын сизми дә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев