Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ

Азнакайда рульга исерек килеш утырган ир-ат машинасыз калырга мөмкин

Азнакай шәһәре суды карары белән В.А. Россия Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсенең 1 нче часте нигезендә гаепле дип табылды.

Хөкем ителүче 2021 елның 19 гыйнварында исерек килеш машина белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган була. Әмма моннан үзенә сабак алмаган ир-ат 2022 елда янә спиртлы эчемлекләр куллана һәм машинасына утырып чыгып китә һәм инспекторлар кулына эләгә.

Суд карары белән ул 240 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тартыла. Шулай ук ул ике ел дәвамында транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнә алмаяак.

Моннан тыш, суд карары гамәлгә кергәннән соң аның “Форд” автомобиле конфискацияләнеп, ул дәүләт милке булып саналачак.

Хөкем ителүче шәһәр суды хөкем карарын ТР Югары судында шикаять итә ала.

Районда эчкән килеш машина белән идарә иткән өчен администартив җаваплылыкка тартылып та, янә шул ук “тырма”га баскан  ике кешенең автомобиле суд тарафыннан конфискацияләнде.

Фәнис Сәлимов, прокурор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев