Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ

Азнакайда армиядән качып йөргән 24 яшьлек егет хөкем ителде

Агымдагы атнада шәһәр суды хәрби хезмәткә барудан качып йөргән ир-егеткә карата ачылган җинаять эше буенка карар чыгарды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, ул районы чакырылыш комиссиясе карары белән 2017 елда Азнакай хәрби комиссариатына хәрби исәпкә куела, хезмәткә яраклы дип табылган. Әмма егет, хәрби хезмәткә чакыруны кичектерүгә яисә аннан азат ителүгә хокукы булмаса да, хәрби комиссариатка килми. Бу хәл берничә тапкыр кабатлана. Узган ел повестканы аның кулына район эчке эшләр бүлегендә тоттыралар, быел исә чакыру кәгазен тикшерү бүлегендә бирәләр. Җитди сәбәпләрсез хәрби комиссариатка медицина тикшерүе узу өчен һәм хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле чараларга килмәгән 24 яшьлек егеткә карата җинаять эше кузгатыла.

Утырыш барышында ул үзенең гаебен тулысынча тануын белдерде. Суд азнакайлыны хәрби хезмәткә чакыртылудан белә торып качып йөри дип тапты һәм җәза рәвешендә дәүләт файдасына 80 мең сум штраф салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев