Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ

Азнакайда җәмәгать судьясы исерек шоферга җәза карары чыгарды

Азнакай районы буенча 2 нче суд участогында спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган машина йөртүчегә бәйле чираттагы эш каралды.

“Лада” машинасында элдерткән Р.Сабирҗановны хокук сакчылары шәһәрнең Вәлиханов урамында туктаталар. Үз-үзен тотышы сәеррәк тоелган шоферга медицина тикшерүе үтәргә кушылса да, ул моннан баш тарта.

Суд карары буенча, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен аңа 30 мең сум штраф салына, шулай ук ул 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев