Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ

34 яшьлек азнакайлы үги атасын үтерү белән яный һәм әнисен үтерергә тели

Азнакай шәһәр прокуратурасы 34 яшьлек азнакайлыга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Ул үтерү белән янауда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче, исерек булган килеш, 14 һәм 15 март көнне кулына пычак алып, үги атасын үтерү белән яный.

16 март көнне спиртлы эчемлекләр кулланган азнакайлы һәм аның әнисе арасында низаг туа. Ана кеше борылган арада егет аның башына һәм муенына канцелярия пычагы белән кадарга уйлый. Тавышка борылган ана кеше гаепләнүченең үзенә ташлануын аңлый һәм сакланырга теләп, сул кулын куя. Нәтиҗәдә аның сул як җилкәсе яралана. Егет канга батып яткан анасын ташлап чыгып китә. Сәламәтлегенә зыян килгән хатын-кызга сырхауханәдә ярдәм күрсәтелә.

Гаепләнүче үзенең гаебен тулысы белән таный. Җинаять эше буенча соңгы карарны шәһәр суды чыгарачак, дип хәбәр итә Азнакай шәһәр прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев