Азнакаево
  • Рус Тат
  • Шәһәребездә «Хәтер шәме» акциясе узды

    Сугыш. Бу сүзнең эченә күпме кайгы-хәсрәт, күз яше, югалтулар салынган. Туплар шартлаган тавышлар тынганга җиде дистә елдан артып китсә дә, 1941 елның 22 июнь таңын беркем дә, беркайчан да онытмас. Бу көнне шәһәребездә дә «Хәтер шәме» акциясе узды. Аны берничә ел инде яшьләр идарәсе белән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге...

    Сугыш. Бу сүзнең эченә күпме кайгы-хәсрәт, күз яше, югалтулар салынган. Туплар шартлаган тавышлар тынганга җиде дистә елдан артып китсә дә, 1941 елның 22 июнь таңын беркем дә, беркайчан да онытмас.

    Бу көнне шәһәребездә дә «Хәтер шәме» акциясе узды. Аны берничә ел инде яшьләр идарәсе белән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге оештыра.

    Татарстан мәйданына кичке сигезләрдә халык агылды. Азнакайлыларның олысыннан алып кечесенә кадәр, кулларына янган шәмнәр тотып, Җиңү һәйкәленә юл алды. Биредә яу кырында илебез азатлыгы өчен башларын салган якташларыбызны искә алып, митинг узды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды, бер минутлык тынлык игълан ителде.

    Реклама

    - Хәтер һәрчак уяу булырга тиеш. Ата-бабаларыбыз даны мәңгелек. Бүгенге матур, тыныч тормышыбыз өчен без алар алдында бурычлы. Ил-көннәребез имин, күкләребез аяз булсын, сугыш әфәтләрен башка күрергә язмасын, - диде район башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең сәяси советы секретаре урынбасары Наҗәт Нәгыймов.

    Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссары Рәдиф Камалиев, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте координаторы Булат Гаптуллин чыгышында да шушы фикер яңгырады.

    - Әтиемнең әтисе - бабам Касыйм Исмәгыйловны сугыш башлану белән хәрби комиссариатка чакырталар. Ул Чкалов хәрби училищесында танкчы һөнәрен алып, 1942 ел азагында Сталинград белән Мәскәү арасындагы сугышка керә. 1945 елның мартында Польша җирендә батырларча һәлак була. Аның бердәнбер фотосүрәтен әле дә кадерләп саклыйм, балаларыма бабам батырлыгы турында еш сөйлим, Җиңү көнендә «Үлемсез полк»та портретын күтәреп чыгам. «Хәтер шәме» акциясе дә яшь буынга патриотик тәрбия бирү чарасы ул, - ди төбәкне өйрәнү музеенең фәнни хезмәткәре Гөлфия Мостафина.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: