Азнакаево

Азнакаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
НАРОДНЫЕ НОВОСТИ

Азнакай районында быел дөньяга килгән 18 сабыйны бүген бүләкләделәр

(18 март, Азнакай, Энҗе Галәветдинова) Бүгенге көн районыбыз әти-әниләре өчен икеләтә бәйрәм булып истә калачак. Алар илебез өчен мөһим сәяси вакыйга көнне кулларына сабыйларының беренче документын - туу турында таныклык һәм ана капиталы сертификатларын алдылар. Сайлау участогы итеп билгеләнгән Азнакай беренче урта мәктәбенең бәйрәм залы нәни сабыйларның күңелле авазларына күмелде....

(18 март, Азнакай, Энҗе Галәветдинова) Бүгенге көн районыбыз әти-әниләре өчен икеләтә бәйрәм булып истә калачак.

Алар илебез өчен мөһим сәяси вакыйга көнне кулларына сабыйларының беренче документын - туу турында таныклык һәм ана капиталы сертификатларын алдылар.

Сайлау участогы итеп билгеләнгән Азнакай беренче урта мәктәбенең бәйрәм залы нәни сабыйларның күңелле авазларына күмелде.

ЗАГС бүлеге белгече Светлана Шакирова:

- Бала туу - һәр гаиләдә иң көтелгән һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе, чөнки балалар тормышка ямь һәм онытылмаслык мизгелләр өсти, - дип тантананы ачык итеп игълан итте.

Азнакайлыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде:

- Берничә ел элек без шушы матур традициягә башлангыч салдык: 2017 елда унҗиде, 2018 елда унсигез һәм шул рәвештә еллар санынча балаларны бүләкләүне дәвам итәргә уйлыйбыз. Сезне чын күңелемнән гаилә бәйрәмегез - сабыегыз туу белән котлыйм! Балалар - Азнакаебызның киләчәге, сау-сәламәт, бәхетле һәм тәүфыйклы булып үссенннәр! Тагын бәбиләр алып кайтыгыз, йортыгызда аларның шат авазы тынмасын! - диде ул тәбрикләвендә һәм нәни төргәкләр тоткан бәхетле әти-әниләргә бер-бер артлы сертификатлар, истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук әти-әниләрне үзләре эшли торган оешмалар да тәбрикләде.

Котлауларны Азнакайда яшәүче Аглиулиннар гаиләсе дә кабул итте. 2018 елда 100 нче булып дөньяга килгән беренче балалары - кызларына алар Әдинә исемен сайлаганнар.

Әти булу шатлыгын әле беренче тапкыр гына кичерүче Айраттан да бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен.

- Бүгенге көн - гаиләбездә онытылмаслык мизгелләрнең берсе. Шатлыгымның чиге юк! Сабыебыз өчен мин тормыш иптәшем Регинага бик рәхмәтле! - диде ул.

Шунысы куанычлы, хәзер өченче, дүртенче баласын табучылар артканнан-арта бара.

Мәсәлән, Хәйруллиннар гаиләсе замана авырлыгыннан да, мәшәкатьтән дә куркып калмаганнар, ике уллары Шамил белән Вильдан янына көтеп алынган кыз алып кайтканнар. Рәмзия төзелеш оешмасынннан декрет ялына чыккан, иптәше Ирек ЦДНГ-3 тә мастер булып эшли.

- Илдә демографик хәлне яхшырту өчен хөкүмәтебез күп төрле чаралар күрә, рәхмәт җитәкчеләргә. Шәхсән үзебез ана капиталын ипотека түләүгә тоттык, җир алырга да планлаштырабыз, - диде гаилә башлыгы.

- Өченчегә менә Ходай безгә кыз бала бүләк итте. Хактан да, кыз бала туу белән гаиләгә аерым нур, бәхет килде. Әтисе бигрәк тә ярата инде, аны кулга алуларын карап тору шулкадәр рәхәт, якты хисләр уята. Бәбиләр туып торсын, илебез тыныч булсын, - дип Рәмзия шатлыгы белән уртаклашты.

Айсылу һәм Ринат Насибуллиннар гаиләсе, быел беренче бала булып дөньяга аваз салган кызлары Мәликә дә игътибардан читтә калмады.

Соңнан, күңелле һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч тантанада катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районында быел дөньяга килгән 18 сабыйны бүген бүләкләделәр