Азнакай районында быел дөньяга килгән 18 сабыйны бүген бүләкләделәр
(18 март, Азнакай, Энҗе Галәветдинова) Бүгенге көн районыбыз әти-әниләре өчен икеләтә бәйрәм булып истә калачак.
Алар илебез өчен мөһим сәяси вакыйга көнне кулларына сабыйларының беренче документын - туу турында таныклык һәм ана капиталы сертификатларын алдылар.
Сайлау участогы итеп билгеләнгән Азнакай беренче урта мәктәбенең бәйрәм залы нәни сабыйларның күңелле авазларына күмелде....