Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль ролик төшергәннәр

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Быелның май аенда социаль челтәрдә татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль ролик барлыкка килгән иде. Соңгы көннәрдә роликны караулар артты. Ютуб каналында роликны караулар 1500гә якынлаша. Искәртеп үтик, режиссер Туфан Имаметдинов "Татар-информ"га Г.Камал исемендәге театрның кече залында татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль ролик төшерергә ниятләвен, анда 200...

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Быелның май аенда социаль челтәрдә татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль ролик барлыкка килгән иде. Соңгы көннәрдә роликны караулар артты. Ютуб каналында роликны караулар 1500гә якынлаша.

Искәртеп үтик, режиссер Туфан Имаметдинов "Татар-информ"га Г.Камал исемендәге театрның кече залында татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль ролик төшерергә ниятләвен, анда 200 ләп кеше катнашачагын җиткергән иде.

Режиссер әйтүенчә, роликлар төрле шәһәрләрдә төшерелгән. Роликта төшүчеләр мәктәпләре исеме язылган язуны тоткан килеш "Туган тел" не җырлый. Роликны төшерүнең максаты - татар мәктәпләрен саклап калу.

Туфан Имаметдинов, бары тик татарча фикер йөртсәң генә телне саклап калып була, дип саный.

"Роликта башлыча 90 нчы елларда мәктәпне тәмамлаган кешеләр төшәргә теләк белдерде. Бу проблема безнең буынныкы дип санап була. Кеше татар телендә сөйләшми икән, алай ук куркыныч түгел, әмма алар үз туган телендә уйлаудан да туктаса, телнең рухын, мәдәниятен югалтачакбыз. Татар теле кеше уйларына кушымта булып кына бара башлады. Кеше туган телендә уйларга, фикер йөртергә тиеш", - дип саный Туфан Имаметдинов.

Социаль роликта катнашу өчен кешеләр җыю җыю авыр булмаган, күпләр үзләре теләк белдергән: "Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Оренбург кебек шәһәрләрдән теләк белдерүчеләр табылды. Бу проблема белән татар халкы аз кызыксына башлады. Проблеманы чишү безнең хәлдән килә дип уйлыйм", - ди режиссер.

Тел бетүгә йөзләгән, меңләгән сәбәп табып була, әмма аларга җавапны үзебезгә эзләргә кирәк, интернет, телевидение, мәгарифне гаепләгәнче, сорауларны үзебезгә биреп карарга кирәк, ди ул.

"Татар теле хәзерге вакытта укыту процессыннан алып атылды. Татар мәктәбе булып саналса да, бары тик татар теле һәм әдәбияты укытыла. Балалар мәктәптән русча фикер йөртергә өйрәнеп чыга. Башлангыч белемне бала әти-әнидән ала, шуңа гаиләләрдә дә туган телдә сөйләшергә кирәк", - кирәк дип саный Туфан Имаметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль ролик төшергәннәр

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль ролик төшергәннәр