5 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай спортчылары җиңел атлетика буенча регионара турнирда җиңү яулаган
(Азнакай, "Маяк") Урыссу бистәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган җиңел атлетика буенча регионара турнир узды. Азнакай районының яшь спортчылары әлеге ярышта зур уңышлар яулады. Тренерлары Рөстәм Гыйлфанов җитәкчелегендә "Лидер" спорт мәктәбе җиңел атлетлары өч I урынга лаек булганнар. Алинә Мөхтәруллина (150 м), Таңсылу Шакирова (1000 м) һәм Альберт Хәйбуллинга (1000 м)...
-
Азнакайда "Географик диктант" Халыкара акциясе узачак
Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбе базасында "Географик диктант" Халыкара акциясе узачак. Ул 2017 елның 26 ноябренә билгеләнгән. Әлеге чара 11.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә Азнакай муниципаль районының мәгариф идарәсе. Диктантта катнашучылар теркәлгәч, аларга биремнәр язылган бланкларны тутыру буенча инструктаж уздырачаклар. Викторина да оештырырга ниятлиләр.
-
Татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль ролик төшергәннәр
(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Быелның май аенда социаль челтәрдә татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль ролик барлыкка килгән иде. Соңгы көннәрдә роликны караулар артты. Ютуб каналында роликны караулар 1500гә якынлаша. Искәртеп үтик, режиссер Туфан Имаметдинов "Татар-информ"га Г.Камал исемендәге театрның кече залында татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль ролик төшерергә ниятләвен, анда 200...
-
Азнакайда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган хоккей ярышлары бара
Азнакайда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 2009 елгылар арасында алкалы хоккей буенча республика ярышлары бара. Өч көнлек турнирда Азнакай, Бөгелмә, Актаныш, Яр Чаллыдан биш команда беренчелек өчен көрәшә.