Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Илнең иң акыллы укучылары арасында “Умники и умницы“ интеллектуаль телетапшыруда катнашты

3 нче Аксубай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ксения Павлова Беренче каналдагы "Умники и умницы" интеллектуаль телетапшыруда катнашты. Әлеге тапшыруда уңышларга ирешүнең күпме көч һәм тырышлык таләп итүен катнашучылар үзләре генә белә. Озак вакытлы хәлдән тайдыргыч әзерлек, яллардан баш тарту, дистәләгән китап һәм әсбапны укып чыгу. Шулай итеп Аксубай укучысы Россиянең...

3 нче Аксубай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ксения Павлова Беренче каналдагы "Умники и умницы" интеллектуаль телетапшыруда катнашты.
Әлеге тапшыруда уңышларга ирешүнең күпме көч һәм тырышлык таләп итүен катнашучылар үзләре генә белә. Озак вакытлы хәлдән тайдыргыч әзерлек, яллардан баш тарту, дистәләгән китап һәм әсбапны укып чыгу. Шулай итеп Аксубай укучысы Россиянең иң акыллы балалары исемлегенә керде.

- Мәктәптә уку синең өчен катлаулымы?

- Җәмилә Камил кызы Вәлиева җитәкчелегендәге мөгаллимнәр белән уку кызыклы һәм җиңел.

- Ксения, олимпиадада катнашырга сине кем илһамландырды?

- Әтием Евгений Евгеньевич. Ул тормышта көч җитмәслек нәрсә юк дип кабатларга ярата. Кечкенәдән мин бу тапшыруда катнашу теләге белән яндым. Хыялым тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Георгиевна Удиярова ярдәме белән тормышка ашты. Ул миңа Казан шәһәренә сайлап алу турына барырга тәкъдим итте.

- Олимпиадада катнашуга әзерләнеп, син, һичсүзсез, бик күп әдәбият укыгансыңдыр? Әзерлек вакытында сиңа кем булышты?

- Нигездә мин мөстәкыйль әзерләнәм. Белемемне үзәк китапханәдән һәм интернет аша яздырып алган китапларны укып ныгыттым.

- Бу олимпиаданың үзенчәлеген дә билгеләп үтәргә кирәк - ул телевизион тапшыру, аны миллионлаган кеше карый. Бу шулай ук зур җаваплылык та сорыйдыр...

- Мәктәбем, тулаем Аксубай районы өчен зур җаваплылык тоту хисе бер генә минутка да күңелемнән чыкмады, шуның өчен әзерлек вакытында күп көч куярга туры килде.

- Син теорияне белүчеләр арасында булдыңмы, әллә "акыллылар юлы"на чыктыңмы?

- Мәскәүгә мин теорияне белүчеләр ролендә чакырылдым. Трибунада ике медальгә ия булдым.

- Жюри әгъзалары чыгышларга кырыс бәя бирәләрме?

- Жюри әгъзалары һәр катнашучыга карата игътибарлы һәм таләпчән булуы белән мине шаккатырган, программаны алып баручы Вяземский фикеренә һәрвакыт колак салдылар.

- Нинди сорау хәтереңдә нык сакланып калды?

- Бөек шагыйрь, рус әдәбияты классигы Николай Алексеевич Некрасов иҗаты белән бәйле сорау истә калды. Юрий Павлович миннән Н.А.Некрасовның исемдәш шигырендә телгә алынган "Яшел шау-шу"ның ("Зеленый шум") нәрсә икәнлеге белән кызыксынды. Шагыйрь яз турында әйткән.

- Тапшыруда катнашырга теләгән укучыларга нинди фатихаларыңны бирер идең?

- Үзләренә ышансыннар, авырлыклардан курыкмасыннар иде. Шуны истән чыгармаска кирәк: һәр кеше дә үзенчә кызыклы һәм гаҗәеп шәхес. Гаҗәпләндерүдән курыкмагыз. Әлбәттә инде, тырышлык та сорала.

Миңа һәрдаим ярдәм кулы сузган, һәр башлангычымны хупларга әзер торган әти-әниемә рәхмәтем чиксез. Әбием Людмила Михайловнаның да мине тәрбияләүдә өлеше зур. Ул мине куйган максатка ирешергә, беркайчан да артка чигенмәскә өйрәтте.

Тапшыру 24 декабрьдән соң эфирга чыга.

http://www.aksubayevo.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев