23 декабрь 2016 яңалыклары
-
Илнең иң акыллы укучылары арасында “Умники и умницы“ интеллектуаль телетапшыруда катнашты
3 нче Аксубай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ксения Павлова Беренче каналдагы "Умники и умницы" интеллектуаль телетапшыруда катнашты. Әлеге тапшыруда уңышларга ирешүнең күпме көч һәм тырышлык таләп итүен катнашучылар үзләре генә белә. Озак вакытлы хәлдән тайдыргыч әзерлек, яллардан баш тарту, дистәләгән китап һәм әсбапны укып чыгу. Шулай итеп Аксубай укучысы Россиянең...
-
Татар театрының 110 еллыгына багышланган тантана узды
23.12.2016 Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында татар профессиональ театры оешуга 110 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Килгән кунаклар арасында Татарстан Республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мәдәният министры Айрат Сабигатуллин бар иде. Юбилей хөрмәтенә театр труппасы барлык артистлар катнашында зур тамаша әзерләгән иде. Төрле елларда куелган спектакльләрдән өзекләр...
-
“Бердәм Россия” партиясе Азнакай балалар бакчаларына уенчыклар өләшә. ВИДЕО
2013 елдан башлап "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге район һәм шәһәр Советлары депутатлары, предприятие-оешмалар җитәкчеләре белән берлектә балалар бакчаларына бүләкләр өләшә. Кичә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов шәһәребезнең 6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчасында булдылар. Нәниләр алар алып килгән уенчыкларга бик шатландылар....
-
Азнакайдан Риана Гыйләҗева яңа уңышлар яулый
Азнакай 5 нче урта мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Риана Гилязова әле октябрь азагында гына нәфис гимнастика буенча Мәскәүдә узган турнирдан бронза медаль белән кайткан иде. Декабрьдә ул Санкт Петербургта "Золотые Смешельки" турнирында катнашты һәм 17 көндәше арасында дүртенче урынны яулады. Риана нәфис гимнастика белән быел җәй генә шөгыльләнә башлаган. Резеда...
-
Актүбәнең ветеран нефтьчеләре спортта көч сынаштылар. Фоторепортаж
"Азнакайнефть" идарәсенең Актүбә ветераннар советында Яңа ел алдыннан спорт ярышлары уздыру матур традициягә әверелде. Быел да бильярд һәм теннис буенча көч сынаштылар. Ярыш арбитрлары иң яхшы бильярдчы дип Борис Кокоринны таптылар, ә өстәл теннисында Валентин Батенькинга тиңнәр булмады. Хатын-кызлар арасында иң яхшы ракеткачы исеменә Любовь Енькова лаек булды. Җиңүчеләр дипломнар...
-
ТР дәүләт порталында күпбалалы гаиләләр өчен яңа хезмәтләр кертелде
21.12.2016 Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында күпбалалары гаиләләргә субсидияләр билгеләү өчен электрон гаризә бирү тәртибе үзгәртелде. 18 яшькә кадәр 3 һәм 3тән дә артык балалар булган гаиләләр өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-льгота бирүгә гаризә бирү хезмәте яңартылды. Шулай ук порталда ике яңа хезмәт кертелде: күпбалалалы гаиләдәге балага...