Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның 8 нче урта мәктәбендә герой якташыбыз Альберт Шәйхетдиновны искә алдылар (ФОТО)

​​​​​​​Герой якташларыбыз арасында Альберт Шәйхетдинов исеме дә якты маяк булып яна. Хәрби диңгез флотында хезмәте вакытында, корабта янгын чыгып, ул үз гомере бәрәбәренә 110 хезмәттәшен үлемнән алып кала һәм хәрби корабны коткара. Һәлак булганнан соң әлеге батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Альберт Шәйхетдинов 3-8 нче сыйныфларда Азнакайның 8 нче мәктәбендә белем ала. 28 октябрьдә биредә ул утырган партага истәлек тактасы куелды. Әлеге чарада геройның туганнары, белем һәм тәрбия биргән укытучылары, мәктәп дирекциясе, музей хезмәткәрләре, диңгезчеләр клубы әгъзалары катнашты. Альберт Шәйхетдиновка багышлап мәктәп шулай ук китап-альбом да чыгарган. Аның бер нөсхәсен мәгариф музеена бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев